Балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары мәдәният, сәнгать уку йортлары буенча республиканың методик үзәк, “Ритм” Халыкара фестивале үзәге тарафыннан оештырылган Халыкара сәнгать фестивалендә катнашты.
(Тәтеш, 7 февраль, “Тәтеш таңнары”). Барабанчыларның “Ритм магиясе” ансамбле – “Камера ансамбле” номинациясендә; укытучылар Екатерина Баландина белән Владлена Голова дуэты “Махсус фортепиано” номинациясендә II дәрәҗә лауреат Дипломы белән бүләкләнде. III дәрәҗә лауреат Дипломы алдылар: Макар Белов (“Махсус фортепиано”); Элина Старостина (“Махсус фортепиано”); Камилла Гарифуллина (“Халык уен кораллары”); “Укытучы – укучы” номинациясендә – уен кораллары дуэтлары: Марк Чалышев һәм Лиана Гомәрова, Элина Старостина һәм Екатерина Баландина, Макар Белов һәм Екатерина Баландина.
Иветта Голова (“Эстрада вокалы”), Ангелина Николаева (“Уен коралларында башкару”) I дәрәҗә Дипломантлар булды.
Бәйгедә 200дән күбрәк кеше катнашты. Төпле жюрида атказанган мәдәният хезмәткәрләре, сәнгать әһелләре, бөтенроссия һәм халыкара бәйгеләр лауреатлары бар иде.
Нет комментариев