Тәтештә 2019 елда пенсия фонды органнары алдында торган бурычлар турында сөйләштеләр
Җәмгыять

Тәтештә 2019 елда пенсия фонды органнары алдында торган бурычлар турында сөйләштеләр

Россия Пенсия фондының Тәтеш районы идарәсенең 2018 елдагы эшчәнлегенә югары бәя бирделәр.

(Тәтеш, 4 март, "Тәтеш таңнары"). Тәтеш район башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев, Татарстан буенча Пенсия фонды бүлегенең бюджет планы бүлеге начальнигы Светлана Ершова, оешма-партнерлар җитәкчеләре очрашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Тәтеш районы Пенсия идарәсе начальнигы Ирина Большакова 2018 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре турындагы доклад һәм 2019 елда пенсия фонды органнары алдында торган бурычлар хакында чыгыш ясады. Ул пенсия күләменең артуы, индексацияләр, шулай ук социаль пенсияләр һәм дәүләт тәэминаты буенча пенсияләр, алда торган яңадан исәпләүләр турында хәбәр итте.


 


Нет комментариев