Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтештә 43 яшьлек ир-ат угрылык өчен хөкем ителгән

Тәтеш районы прокуратурасы Тәтеш районындагы элек хөкем ителгән 43 яшьлек эшсез ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган.

(Тәтеш, 2 август, "Тәтеш таңнары"). Тәтештә 43 яшьлек ир-ат угрылык өчен хөкем ителгән.

Тәтеш районы прокуратурасы Тәтеш районындагы элек хөкем ителгән 43 яшьлек эшсез ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган. Суд аны РФ ҖКның 158нче маддәсе 2нче өлешенең “в” пунктчасында каралган җинаятьне (угрылык, ягъни шактый зыян китереп, яшерен рәвештә чит кеше милкен урлау) кылуда гаепле дип таныган.

Хөкем ителүченең 2020 елның 3 гыйнварында үзенең элекке танышы йортында өй хуҗасы белән бергә спиртлы эчемлек кулланганлыгы ачыкланган, шуннан соң, йорт хуҗасының йоклап китүеннән файдаланып, ул танышының өендә акчасы барлыгын төгәл белгән килеш, хач артындагы киштәдән 45 мең сум акчасын чәлдергән һәм аны үзе теләгәнчә сарыф иткән.

Ир-ат үзенең гаебен тулысынча таныган.

“Хөкем ителүченең әлеге җинаятьне иректән чикләү җәзасын үтәгән вакытта башкаруын исәпкә алып, суд аны кырыс тәртиптәге төзәтү колониясендә җәза үтәү белән 2 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итәргә хөкем карары чыгарды”, – дип хәбәр итәләр “Тәтеш таңнары”на район прокуратурасыннан.

Хөкем карары законлы көченә кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X