Дан Мемориалы янына шәһәрдәге уку йортлары һәм оешмалар вәкилләре җыелды.
(Тәтеш, 5 декабрь, Тәтеш таңнары). Тәтештә Билгесез Солдат көненә багышланган митинг узды. Дан Мемориалы янына шәһәрдәге уку йортлары һәм оешмалар вәкилләре җыелды. “Бөек Ватан сугышы бик күп гомерләрне алып китте, гаять күп сандагы солдатның исеме хәзергәчә билгесез, әмма аларның батырлыгы үлемсез”, – диде район башлыгы урынбасары Евгений Курков. Җыелучылар билгесез батырларның истәлеген Бер минут тынлык белән искә алдылар, Дан обелискына гирлянда, Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар. “Яшь буын үз тарихын белергә һәм горурланырга тиеш. Батырлар турындагы истәлек яшәгәндә, илебез яши”, – диде район хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин.
Нет комментариев