Конкурсның максаты-мәктәп укучыларын тәрбияләү мәсьәләләрендә Тәтеш муниципаль районы мәгариф оешмалары һәм ата-аналар Комитетлары арасындагы хезмәттәшлекнең иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклау һәм популярлаштыру.
(Тәтеш, 26 ноябрь, "Тәтеш таңнары). 2019 елның 21 ноябрендә Тәтеш шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында республика конкурсының муниципаль этабы узды.
Конкурсның максаты-мәктәп укучыларын тәрбияләү мәсьәләләрендә Тәтеш муниципаль районы мәгариф оешмалары һәм ата-аналар Комитетлары арасындагы хезмәттәшлекнең иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклау һәм популярлаштыру.
Конкурсның муниципаль этабында 4 белем бирү оешмасыннан 4 ата-аналар комитеты катнашты:
- Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 «Б» сыйныфының ата-аналар комитеты, класс җитәкчесе Хәмидуллина Р. И.;
- Тәтеш 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 «А» сыйныфының ата-аналар комитеты, сыйныф җитәкчесе Гыйсматуллина Т. Г.;
- Килдеш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф ата-аналар комитеты, сыйныф җитәкчесе Кириллова Т. Г.;
- Олы Тархан урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 сыйныф ата-аналар комитеты, сыйныф җитәкчесе Нигъмәтуллина Г. И.
Ата - аналар комитеты дүрт конкурста ярышты:
1. «Безнең күңелле тату сыйныф!» визит карточкасы
2. «Тату сыйныф серләре» күргәзмәсе
3. «Мәдәният» иҗади проектын яклау
4. «Минем яраткан туган ягым» иҗади номеры
Конкурс нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
I урын-Олы Тархан урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 сыйныф ата-аналар комитеты.
II урын-Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 «Б» сыйныфының ата-аналар комитеты.
Нет комментариев