Тәтештә самолетлар очты
Ике сум илле тиен – 80нче елларда Тәтештән Казанга кадәр самолетка билет шулкадәрле булган.
(Тәтеш, 25 октябрь, Тәтеш таңнары, Елена КАЛАШНИКОВА ). Кайчандыр безнең шәһәр өстендә АН-2ләр очкан, анда буш урын да булмаган. Людмила Никешина шул чакларны бик яхшы хәтерли, ул бу вакытларда ТАССР гражданнар оборонасы идарәсенең җирле авиалинияләр бүлеге начальнигы була.
Дөрес, моңа кадәр, педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, Казан янындагы Җиде күл поселогындагы махсус мәктәптә эшли. Анда кияүгә чыга, әмма кызы тугач Тәтешкә күченеп кайтырга туры килә. Балык һәм май заводларында эшли. Соңгысында бер эшченең ялгышлыгы аркасында сепаратор шартлый. Бәхеткә, үлем-җитем булмый, ләкин Людмила Алексеевнаның кулы шактый ук җәрәхәтләнә. Курку хисен җиңеп чыга алмый, эштән китәргә һәм агроном-мелиораторлык квалификациясен алырга мәҗбүр була. Моның өчен авыл хуҗалыгы техникумында укый.
“Миңа төрле вазифаларны тәкъдим иттеләр. Әмма кызым кечкенә иде, шуңа күрә ризалашмадым. Ә инде аэропортка җитәкчелек итәргә дигән тәкъдим булгач, баш тартырга уңайсызландым. Һәм 1978 елның 7 августында мин эшкә керештем, 2002 елда аннан пенсиягә дә чыктым”, – дип сөйли Людмила Алексеевна.
Җирле аэропорт коллективы өч кешедән торган: начальник, кассир һәм радиооператордан. Яңа эшкә билгеләнүен барысы да сөенеп кабул итми: хатын-кыз, әле тагын шундый объектның җитәкчесе дә! Әмма Людмила Никешина беркайчан да йомшак холыклылар исәбенә керми.
Халык телендә “кукурузниклар” дип йөртелүче АН-2 самолетлары 12 пассажирга исәпләнгән була. “Хәзер генә ул машиналар һәм автобуслар бар, ә элек, ярый әле җәен метеорлар йөрде, ә башка вакытларда хәтта күрше авылларга да бару, Казанны әйтеп торасы да юк, читен иде. Шуңа күрә Чүпрәлегә дә, Апаска да, Болгарга да, Олы Тарханга да, Казанга да самолетлар очты”, – дип искә төшерә Людмила Алексеевна. Тәтеш аэродромына санитар һәм авыл хуҗалыгы авиациясе очкычлары төшә. Аэропорт залында күн кәнәфиләр белән җиһазландырылган көтеп тору залы булган. Кайбер пассажирларга үз рейсын берәр сәгать көтәргә туры килгән: кайвакытларны аларны һава шартлары аркасында кичектергәннәр. Шундый көннәрнең берсендә, яшен вакытында, аэропортның яшь начальнигы колакларына наушниклар кия, һәм аларга яшен суга. Шул хәлдән соң Людмила Алексеевнаның бер колагы ишетми.
Вакыт бер урында тормый, “кукурузниклар”ны уңайлы автобуслар һәм машиналар алыштырды. 2002 елда җирле авиалиния бүлеге кирәксез булганы өчен ябыла. Әмма офык сызыгы артында югалып баручы очкычларның гүләве тәтешлеләрнең хәтерендә мәңгелеккә калачак.
фото Людмила Никешина архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев