Тәтештә террорчылыкка каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы
Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев алып барды.
(Тәтеш, 20 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Террорчылык янауларын кисәтү һәм район территориясендә җәмәгать куркынычсызлыгын көчәйтү буенча өстәмә чаралар оештыру, районда “аерым игътибар” категориясендәге затлар белән эшне камилләштерү буенча чаралар комплексын тормышка ашыру Тәтеш районы террорчылыкка каршы комиссиясенең киңәйтелгән утырышының төп мәсьәләләре булып торды.
Киңәшмәдә хокук саклау органнары һәм район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге вәкилләре чыгыш ясады. Барлык әйтелгән мәгълүмат районда җәмәгатьчелеккә каршы хокук бозуларны булдырмауга юнәлдерелгән эшне көчәйтү буенча алга таба гамәлләр программасының нигезенә салынган.
Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев алып барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев