Тәтештә яшәүче Анастасия Миронова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Җәмгыять

Тәтештә яшәүче Анастасия Миронова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Анастасия Петровнаны әһәмиятле дата белән шәһәр башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Евгений Кормаков тәбрикләде.

(Тәтеш, 1 февраль, «Тәтеш таннары»). Анастасия Петровна үзенең ярты гасырга якын тормыш эшчәнлегендә педагог, Тәтешнең партия райкомының пропаганда һәм агитация аппараты бүлеге мөдире урынбасары, “Авангард” гәҗите редакциясенең хатлар бүлеге мөдире булып эшләде. Актив хатын-кыз иҗтимагый эшчәнлек алып барды, күп еллар мәдәният хезмәткәрләре профсоюз райкомы рәисе булып торды, район хатын-кызлар советы әгъзасы булды, шәһәр Советы депутаты итеп сайланды.

Анастасия Петровнаны әһәмиятле дата белән шәһәр башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Евгений Кормаков тәбрикләде. Ул аңа Россия Президенты Владимир Путиннан, район башлыгы Рәмис Сафиулловтан котлаулар җиткереп, чәчәк гөлләмәсе белән истәлекле бүләк тапшырды.

Район “Авангард” гәҗите хезмәткәрләре дә элекке хезмәттәшләре  янында булып, аңа бүләк тапшырдылар һәм гәҗит ветеранына рәхмәтләрен җиткерделәр. “Бүгенге хезмәт эшчәнлегендә без сездән өйрәнгән матур гадәтләрне күз уңында тотабыз. Хезмәтегез, журналистика мәктәбендәге дәресләрегез өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез, – диде гәҗитнең баш мөхәррире Инга Сәфәрова. – Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, иминлек телим”. Анастасия Петровна әлеге игътибарга сөенеп, кунакларга ихтирамын белдерде: “Бик зур рәхмәт. Сезгә дә үзегезнең өлкәдә уңышлы эшләвегезне, матур башлангычларда алгарыш телим”.   


Нет комментариев