Тәтештәге ЮХИДИ бүлегендә исерек шоферлар хакындагы шикаятьне җиткерү өчен телеграм-канал булдырылган
Тәтеш районында быел руль артына 45 шоферның исерек хәлдә утыруы ачыкланган.
(Тәтеш, 20 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Тулырак: http://tetyushy.ru/news/mgyyat/2020-elda-tatarstan-mdniyat-proekty-buencha-170-million-sumnan-artyk-akcha-alachak
Тәтештәге ЮХИДИ бүлегендә исерек шоферлар хакындагы шикаятьне җиткерү өчен телеграм-канал булдырылган.
Дәүләт автоинспекторлары хәбәр иткәнчә, телеграм-канал үзеңне һәм үзеңнең якыннарыңны куркыныч хәлләрдән иминләштерү, битараф булмаган тәтешлеләр һәм район кунаклары исерек килеш руль артына утыручылар турындагы фактларны яшерен рәвештә яза алсыннар өчен булдырылган.
Тәтеш районында быел руль артына 45 шоферның исерек хәлдә утыруы ачыкланган, шуның 7се икенче тапкыр тоткарланган. Исерек шоферлар катнашында 2 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев