Түбән Тарханнан Сәйфетдинов Фәнис абый гармунда уйный
Гармун моңы. Авылда үскән кем генә гармун моңын искә алып үткән яшьлеген, гармунлы кич утыруларын сагынмый икән?
Күршебез авылга гаиләсе белән каладан кайтып, кичке тынлыкта гармунын сыздырып уйнап җибәргән вакытларда, белсәгез иде, шундый күңелгә рәхәт булуын. Шул вакытта уйланып куясың, гармун моңын бернинди уен коралы алмаштыра алмый бит. Чөнки аның үзенең сихри тәэсире бар. Әле ярый күңел кылларын тибрәндерерлек шундый үзешчән гармунчыларыбыз бихисап.
Сәйфетдинов Фәнис абый башкаруында бик матур җыр. Рәхим итеп тыңлагыз!
видео: социаль челтәрләр
фото: скриншот видео
#ТүбәнТархан#НижниеТарханы
#Тәтешрайоны#Тетюшскийрайон
#Уйнагыз_гармуннар#Играй_гармонь
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев