“Тукта ВИЧ/СПИД”
Халыкара СПИД корбаннарын искә алу көне уңаеннан 14нән 19 майга кадәр “Тукта ВИЧ/СПИД” Бөтенроссия акциясе уза.
(Тәтеш, 18 май, “Тәтеш таңнары"). ВИЧ-инфекция озак вакытлар нинди дә булса үзенә генә хас билгеләр белән аерылып тормый, һәм инфекция йоктырган кешеләрдә әлеге чир турында шикләнү тумый. Бары тик ВИЧ-инфекциягә тест узу гына чирне үз вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә. Сез ВИЧка канны бушлай, теләсәгез яшерен рәвештә дә тапшыра аласыз: Тәтеш үзәк район хастаханәсе поликлиникасында: телефоны (8843)73-2-54-77; СПИДны профилактикалау һәм аның белән көрәшү буенча Республика үзәгендә, ТР СМ СИдә; Казан шәһәре, Николай Ершов урамы, 65нче йорт, телефоны (843) 272-79-19, 272-79-07.
Тәтеш үзәк район хастаханәсе мәгълүматлары буенча, безнең районда ВИЧ-инфекциянең беренче очрагы 2001 елның августында ачыкланган. Әлеге вакыттан алып районда барлыгы ВИЧ-инфекция йоктырган 65 кеше теркәлгән, ВИЧ белән яшәүче 36 кеше диспансер исәптә тора. 8 кеше үлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев