Бөер синдромы белән геморрагик бизгәкне тычкан бизгәге дип йөртәләр.
(Тәтеш, 31 март, «Тәтеш таңнары»). Бу кимерүчеләр тарата торган вирус китереп чыгаручы кискен йогышлы авыру. Ул килеп чыгу билгеләре буенча салкын тиюне хәтерләтә.
Инфекция организмга пычранган азык-төлекләр кулланган вакытта, пычрак куллар, су һәм җәрәхәтләнгән тән тиресе аша эләгергә мөмкин, хуҗалык бинасын, дача йортын, кишәрлекне җыештырганда, анда кимерүчеләр йөргән булса, хәтта тузанны сулау да җитә.
Геморрагик чир белән авыручы якташлардан без менә нәрсәләр ишеттек:
“Көннәр җылытып җибәргәч, янкорманы җыештыра башладым. Тычкан исе килә, ашлык тутырылган капчыклар кимереп тишелгән иде, барысын да себердем, тәртип урнаштырдым. Аннары чирләп киттем, җыештырганда салкын тидердем ахры, дип уйладым”, – дип сөйләде безгә авылдан М. ханым.
“Куяннар асрыйм, печәнебез сарай чормасына тутырылган, анда тычканнар бар әлбәттә, нәкъ тә шунда йоктырдым, – дип уртаклаша тәтешле И. – Салкын тигән дип белеп, мөстәкыйль рәвештә озак дәваландым, аннары хәлем начарланды”.
“Подвал бинасын җыештырганда эләктердем ахрысы”, – ди Н., кимерүчеләр бүлендегенең коры кисәкчәләрендәге тузанны сулап чир йоктыруын фаразлап.
“Чынлап та, тычкан бизгәге чир башланганда гадәти салкын тиюне хәтерләтә: беренче билгеләре 14-21нче көндә барлыкка килергә мөмкин, сирәк очракта – бер айдан. Авыруның температурасы 40 градуска кадәр күтәрелә, күз күрүе начарлана, баш авырта, хәлсезлек, туңып өшенү, гәүдә сызлый башлый. Аннары корсакта һәм билдә авырту башлана, авыз кибә, костыра. Төп билгеләре – бөерләр белән проблемалар килеп чыга, – дип хәбәр итә Тәтештәге үзәк район хастаханәсенең эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Наталья Знатнова. – Чир кискен өзлегүләр белән дәвам итә, тән тиресендә тимгелләр һәм яшәү өчен мөһим органнарда кан саву барлыкка килергә мөмкин. Геморрагик бизгәк булганда үз-үзеңне дәвалауга юл куймаска кирәк! Бары тик хастаханәдә дәваланыгыз! Чир шунысы белән бик куркыныч, әгәр аны вакытында һәм дөрес дәваламасаң, авыр төрдәге өзлегүләр арта”.
Инфекция кешедән кешегә йокмый. Бөер синдромы белән геморрагик бизгәктән вакцина юк, гади саклану чараларын үтәргә кирәк.
Табигатьтәге кебек, шулай ук өй шартларында да, кимерүчеләр белән бәйләнешкә керүдән сак булу зарур, алар белән көрәшү, тагын да яхшырак. Хлорлы дезинфекцияләү әйберләре кушылган су белән өйдә дымлы җыештыру уздырыгыз. Бинаны ешрак җилләтегез. Кишәрлекне һәм өйне җыештырган вакытта битлек яки респиратор кулланыгыз, кулларга перчаткалар киегез. Гаражда, сарайда, баздагы чисталыкны күзәтеп торыгыз – озак яткан иске-москыларны ташлагыз. Табигатькә ял итәргә яки эшләргә чыкканда, ашамлыкларны яхшылап төргәкләгез. Кимерүчеләр тарафыннан зарарланган азык-төлекләрне нинди генә очракта да ризык итеп кулланырга ярамый. Ашар алдыннан һәрвакытта кулларны юыгыз, антисептиклар кулланыгыз.
Нет комментариев