Төзүчеләр үз эшләрен чын күңелдән башкара
Җәмгыять

Төзүчеләр үз эшләрен чын күңелдән башкара

Олы Тархан авылының “Йомры икмәк” балалар бакчасында бу көннәрдә бинаны ремонтлыйлар.

(Тәтеш, 26 июль, "Тәтеш таңнары", Алинә Нуриева, Гөлсинә Якатова фотосы). Олы Тархан авылының “Йомры икмәк” балалар бакчасында бу көннәрдә бинаны ремонтлыйлар.

“Тәрәзә кысаларын, ишекләрне, электр чыбык­ларын, су үткәргечне, канализация системасын алыштырдык, түшәмнәрне, диварларны, идәннәрне яңарттык, сантехниканы да алыштырачаклар. Төзүчеләр үз эшләрен чын күңелдән башкара, – дип уртаклаша мөдир Гөлсинә Якатова. – Бу район җитәкчелегенең ата-аналар, безнең балалар бакчасы сабыйларына һәм коллективына да кирәкле, күркәм бүләге”.
 


Нет комментариев