Яңалык Тәтештә һәм районда.
(Тәтеш, 22 декабрь, "Тәтеш таңнары").
Тәтештә республикада исәп буенча өченче Халыклар дуслыгы йорты ачылды, анда җирле рус, татар, чуаш, мордва милли-мәдәни үзәкләре үзләренең дуслык почмагын тапты.
Ул бүгенге көндә Тәтештәге 1нче мәктәп территориясендәге капиталь ремонтланган бинада урнашкан.
элеккесе
хәзергесе
“Авыл җирлекләрендә спорт залларын ремонтлау” республика программасы кысаларында уздырылган Олы Тархан урта мәктәбендәге спорт залын капиталь ремонтлау укучыларга бик матур бүләк булды.
Бинаның тышкы ягы гына түгел, шулай ук спорт залы да яңартып төзекләндерелде.
Людоговка мәдәният йорты танымаслык булып үзгәрде.
Биредә капиталь ремонт үткәрелде: барлык тәрәзәләр алыштырылды, яңа ишекләр куелды. Бинаның тышкы кыяфәте матур керамик гранитка “төренде”.
Тирә-юнь территория дә төзекләндерелде.
Нет комментариев