Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төзекләндерү турында кайгырталар

Свердлов урамындагы 130нчы йорт – үз микрорайонында “өлкәннәрнең” берсе.

(Тәтеш, 10 август, "Тәтеш таңнары").Биредә биш ел чамасы элек яшәүчеләр гомуми җыелышта йорт буенча өлкән итеп Светлана Камфарованы сайлаган. Ул үзенең яңа эшчәнлеген башлаган вакытларны искә төшереп, болай ди: “Кешеләрнең исемлеген төзедем, өлкәннәрдән берәр төрле ашыгыч хәл очрагы булса дип, туганнарының телефоннарын алдым, һәм бу берничә тапкыр ярдәм итте. 

“Безнең йортта 22 фатир, – дип хәбәр итте Светлана Евгеньевна. – Аларның кайберләрендә вакытлыча көн күрәләр, аларны да безнең барлык эшләргә җәлеп итәргә тырышабыз”. Йортта капиталь ремонт ясалган, ул яңа күренеш алган – керамик гранитка “киенгән”. Шулай килеп чыккан – яшелчә бакчаларын тирәләп алган рәшәткә яраксыз хәлгә килгән, йорт буенча өлкән аны яшәүчеләрнең үз акчасына алыштырырга тәкъдим иткән, бу хупланган. Һәм Светлана Камфарова эшкә тотынган – бергәләп сметасын төзегәннәр, төзелеш материаллары сатып алганнар, сыйфат ягын да, бәясенең кулай булуын да кайгыртканнар. Йортта яшәүче ир-атларның оста куллары ярдәмендә яңа койма барлыкка килгән дә инде. “Үзләре булдырганда, нигә каяндыр читтән ялларга”, – дип фикер йөртә кайгыртучан хуҗабикәләр. Алар шулай ук якын тирәдәге территориядә матур гадәт буенча чәчәк үстерү белән дә шөгыльләнә. 

Йортта яшәүчеләр республика прог­раммасы буенча ишегалдында асфальт түшәлүенә шатлана. Йорт буенча өлкән идарәче компания вәкилләре, коммуналь хезмәтләр белән дә бердәмләшеп эшләүне билгеләп үтеп, әлеге сафка учас­ток полициясе уполномоченные Александр Филипповны да кертергә мөмкин булуын уртак­лашты. Светлана аңа шау-шулы һәм спиртлы эчемлекләр эчә торган төркемнәр җыелган очракта ярдәм сорап мөрәҗәгать итә икән. Ишегалды матур күренсен өчен, агач корылмалар кирпечкә алыштырылган. “Мин шушы йортта үстем, кешеләрнең барысы да яхшы таныш, тирә-юньдә барысы да яхшыра баруын күрәм, – ди Светлана Евгеньевна, – һәм без, кулыбыздан килгән кадәр, аны тиешле тәртиптә тотарга ­тырышабыз”. 

Йортта яшәүчеләр йорт буенча өлкәнне хөрмәт итә.
Галина Васина: “Ул һәрчакта киңәшләшә, барысын да бергәләп эшлибез”. 
Роза Чахирева: “Теләсә кайсы вакытта ярдәм итә”. 
Екатерина Чашина: “Яхшы оештыручы, чын күңелдән янып-көя”. 
Сергей Кондауров, “Көньяк” ТИҮ рәисе: “Светлана Евгеньевна – җаваплы кеше, үзара аңлашып эшлибез”.

Йорт буенча өлкән үзенең актив иҗтимагый эше өчен күп тапкырлар муниципаль дәрәҗәдәге Рәхмәтләр, Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев