Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Укучы гәҗит турында: Хәнифә Кәлимуллина, Тәтеш

Мин “Тәтеш таңнары”н бик күптәннән бирле алдырам.

(Тәтеш, 14 декабрь, "Тәтеш таңнары). Хәнифә Кәлимуллина, Тәтеш: 
“Мин “Тәтеш таңнары”н бик күптәннән бирле алдырам. Район гәҗите килгәнне түземсезләнеп көтәм, чөнки аны үземнең бер юанычым итеп тоям, укыгач күңелдәге борчуларым таралып киткәндәй була. 
Без, өлкәннәр, сугыш елларындагы авырлыкларны да күп күрдек. Бәлки шуңадыр да төннәрен еш кына йоклый алмый интегәбез. Шундый вакытларда гәҗитне янә кулыма алам да, башыннан азагына кадәр берничәшәр тапкыр укып чыгам. Андагы һәрбер язма, хуҗалык эшчәннәре турында булсынмы, матур үзгәрешләр, яңалыклар дисеңме, барысы да минем өчен бик якын. 93 яшемдә булсам да, район тормышы белән әле дә кызыксынып яшим. 
Сүз уңаеннан шунысын да әйтим әле, үзем дә элек озак еллар типографиядә эшләп лаеклы ялга чыктым. Ул чакларда гәҗитне линотип машинада җыеп тора идем. Типографиянең хәзерге җитәкчесе Ринат Зыятдинов әле дә хөрмәтләп, бәйрәмнәрдә күчтәнәчләр тапшырып тора. Шуңа күңелем була инде, игелеге өчен рәхмәт аңа. 
Күземә операция ясатсам да, барыбер гәҗиттән аерыласым килми, яздырам һәм аны яратып укыйм. Эшегездә уңышлар юлдаш булсын. “Тәтеш таңнары”н райондашлар яздырсын иде”.      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев