Җәмгыять

Укуның һәрчак кирәге чыгачак

Татарстан Республикасында илкүләм проектлар.

(Тәтеш, 1 март, “Тәтеш таңнары”).“Демография” илкүләм проектының “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында Тәтеш районының халык мәшгульлеге үзәге тарафыннан агымдагы елда 50 яшьтәге һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге затларны, шулай ук пенсия алды яшендәге затларны һөнәри укыту һәм өстәмә һөнәри белем алу (бушлай нигездә) буенча чаралар тормышка ашырыла. 

“Әгәр инде былтыр бары тик пенсия алды яшендәгеләр генә укыса, бүгенге вакытта әлеге төргә 50 яшьтән һәм олырак затлар да өстәлде. Узган елны сигез кеше ЭВМ операторына укыды, икесе – стилистка, өчәү – каравылчыга”, – дип билгеләп үтте халык мәшгульлеге үзәге ­директоры Сергей Цветков.
Тулырак мәгълүмат алу өчен Тәтеш, Азатлык ур., 35нче йорт адресы буенча мөрәҗәгать итегез. Белешмә өчен телефон: 2-63-39, 2-63-40.
 


Нет комментариев