Ул операцияне кичерә алмаган
МАХСУС ПРОЕКТ: “БЕЗНЕҢ БЕЛӘН ЯНӘШӘДӘ”
(Тәтеш, 7 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Элек хуҗасыз яшәгән мәчеләрне һәм этләрне үзләренә сыендырган кешеләрнең бәйгегә җибәргән эшләре белән таныштыруны дәвам итәбез.
Бүген без Алена Королеваның Васька кушаматлы мәчесенең фаҗигале тарихы турында бастырабыз: “Вася безнең барлык мыраубикәләр шикелле (бөтен җиргә җитешкән күрше малайлары кайдандыр алып кайткан һәм аны урамда ташлап калдырган соры песи; сыртында елмаю рәсеме сыман бизәкләре булган һәм ноябрьнең шыксыз көнендә пычрак тыкрыкта каты чиелдап аяк астына ташланган кечкенә генә мәче баласы булсынмы), безнең гаиләгә үзе килеп керде һәм үзе катгый рәвештә бездә калырга теләде. Ул көтмәгәндә, җәй уртасында, барлыкка килде. Ябык, йоны коелган, пеләш койрыклы, ак төстәге песи баласы иде, андый ташландыклар һәм ачлыкка интеккән мәчеләр шәһәр буйлап бик еш йөриләр. Мәче өйгә курыкмыйча, мин монда мәңгегә килдем дигән кыяфәт чыгарып килеп керде. Аңа Васька дигән исемне бирдек. Юындырдык, дәваладык, ашаттык. Ябык-ябагадан ул ак төстәге, соры койрыклы матур йөнтәс мәчегә әйләнде. Берничә ел узды. Вася гайрәтле, хуҗаларына тугры мәче булып үсте. Быелгы җәйдә без аны бакчадагы сирень куагы төбендә яткан килеш таптык. Ул моңаеп мыраулады. Аның арткы аяклары хәрәкәтләнми иде. Без үзебезнең дүртаяклы дусларыбыз өчен җаваплы. Ветеринар ярдәм итә алмады. Җиһазландырылган клиникада умыртка сөягендә пуля барлыгын ачыкладылар. Ул операцияне кичерә алмады”.
Алена Королева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев