Умартачылык үсеше хакында сөйләштеләр
Җәмгыять

Умартачылык үсеше хакында сөйләштеләр

Тәтеш районында 323 умарталык бар, шуның 321 умарталык районның шәхси ярдәмче хуҗалыгында, 2 умарталык – районның авыл хуҗалыгы предприятиесендә.

(Тәтеш, 28 апрель, “Тәтеш таңнары”). Тәтештә  район  умартачылары  җыелышы  булып  узды. 

Киңәшмәдә умартачылар, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария хезмәте белгечләре, районның хокук саклау органнары, Россельхозцентр, Роспотребнадзор вәкилләре катнашты.
Чара башланыр алдыннан район мәдәният йорты фойесында күргәзмә бизәлгән иде, анда умартачылар төрледән-төрле сорттагы бал, бал икмәге (перга) тәкъдим иттеләр. 

Тәтеш районының аквакультура һәм умартачылык белгече Артур Файзулоев җыелучыларны районыбызда умартачылыкны үстерүдәге проблемалар һәм перспективалар турында сөйләде. Ул райондагы кайбер умартачыларның бал кортлары гаиләләренең юкка чыгуын хәбәр итте.

– Бу бал кортлары чирләре, озакка сузылган көз, экология торышы белән бәйле. Шул вакытларда бер умартачының барлык бал кортлары гаиләсе юкка чыгу, берсенең барысы да тулаем исән-имин калу очрагы булды, – диде Артур Файзалиевич һәм экология  культурасын үстерергә, бал кортларының авыру очракларын һәм алга таба куллану өчен аларны булдырмау алымнарын өйрәнергә кирәк дип билгеләп үтте.

Республиканың аквакультура һәм умартачылык Идарәсе генераль директоры Марат Миннебаев умартачылыкны алга җибәрү юнәлешләре турында сөйләп, Татарстанда әлеге тармак үсешенең мөһимлегенә басым ясады.

Тәтеш ветеринария оешмасы начальнигы Рәмис Гарипов җыелышта катнашучыларга бал кортларын асрауның ­ветеринария кагыйдәләре турында искә төшерде.
– Һәрбер умарталыкта, шул исәптән умартачылык белән шөгыльләнергә яратучы умартачының ветеринария-санитария паспорты булырга тиеш, – диде Рәмис Әхмәт улы, “Россия Федерациясендә умартачылык турында”гы Федераль законда (№ 490-ФЗ, 2020 елның 30 декабреннән) барлык таләпләрнең яктыртылуын, аның 2021 елның июлендә закон көченә керүен билгеләп үтеп.
Россельхозцентрның Тәтеш бүлеге начальнигы Радик Закиров алда торган чәчү вакытында химик эшкәртүның планлы мәйданнары хакында хәбәр итте. 

– Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министр­лыгы тарафыннан рапс кырларын зарарлы бөҗәкләргә, чирләргә һәм чүп үләннәренә каршы кимендә 4 тапкыр, иген культуралары һәм шикәр чөгендере басуларын кимендә 3 тапкыр эшкәртергә киңәш ителә. Шунлыктан, районда быел чәчү мәйданнарының берничә тапкыр эшкәртелгән саны бер тапкыр исәбендә кимендә 170  мең гектар булыр дип фаразлана, – диде Радик Газинур улы һәм җыелышта катнашкан авыл хуҗалыгы җитәкчеләренең игътибарын аларны агротехник файдаланган вакытта пестицидларны имин куллану кирәклегенә юнәлтте. 

– Умартачылыкны үстерү мәсьәләсе районның агросәнәгать комплексы өчен бик мөһим. Шуңа күрә без бүгенге мәсьәләләр хакында фикер алышырга, бергәләп эшләү планын билгеләргә дип бирегә җыелдык та инде. Аграрийлар баллы үсемлек культуралары чәчәләр. Мәсәлән рапстан яхшы уңыш алыр өчен бал кортлары кирәк, бал кортларының тереклеге өчен дә рапс кирәк. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм умартачыларына уртак тел табу зарур. Үсемлекчелектә дә уңыш яхшы булсын, сыйфатлы, табигый чиста бал алынсын өчен, без эшне шулай бергәләп төзергә тиеш. Пестицидлар кулланудан бал кортлары юкка чыгу очракларын бетерергә кирәк. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә пестицидлар куллану регламентларын, ә  умартачыларга  бал кортлары гаиләләрен асрау буенча ветеринария кагыйдәләрен катгый үтәү мөһим, – диде Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов җыелышта катнашучыларга һәм умартачыларны, аграрийларны үзара хезмәттәшлектә нәтиҗәле механизмнарны бергәләп эшләргә өндәде. Җыелышта умартачылыкны алга җибәрү стратегиясе, авыл туризмы, районда умартачылык кооперативлары булдыру перспективалары хакында фикер алыштылар. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре фикеренчә, умартачыларның берләшүе проб­лемаларны тиз арада хәл итәргә, шулай ук умартачылык ­продуктларын уңышлы сатарга йогынты ясаячак.

– Кооператив әгъзалары районыбызның бал про­дук­циясенең үз йөз таныкламасын булдыра ала. Кооператив Тәтеш умартачыларына үз продукцияләрен җирлектәге товар базарларында гына түгел, шулай ук башка төбәкләрдәге сәүдә мәйданчыкларында да сатуны тәэмин итә ала, – диде районыбызның авыл хуҗалыгы һәм ­азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре мондый җыелышларны даими уздыру планлаштырыла дип хәбәр иттеләр, шулай ук район умартачыла­ры өчен укулар оештырылачагын билгеләп үттеләр. Чарада катнашучылар белдерүенчә, белгечләрдән алынган мәгълү­мат­лар һәм күрсәтмәләр аларга умартачылык, үсемлекчелек буенча ­үз эшләрен нәтиҗәлерәк оештырырга ярдәм итәчәк.

Алабирде авылыннан умартачы Равил Заһидуллин район умартачылыгы үсешенә керткән зур өлеше өчен районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең ­Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Тәтеш районында 323 умарталык бар, шуның 321 умарталык районның шәхси ярдәмче хуҗалыгында, 2 умарталык – районның авыл хуҗалыгы предприятиесендә. Районыбыздагы умарталыкларда 2020 елда бал кортлары гаиләсенең гомуми исәбе – 5817 (бер ел элек 5740 булган).   
 


Нет комментариев