Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Урак өсте – янгыннарсыз

Дәүләт янгын күзәтчелеге белгечләре әйтүенчә, коры иген массивлары тамырда һәм теземнәрдә җиңел янып китә.

Янгынның сәбәбе ут белән саксыз эш итү генә түгел, янучан матдәнең кызган газ белән кабынып китүе, тракторның, ашлык җыю комбайнының, йөк автомобиленең кызган өлешләренә салам эләгү һәм башкалар булырга мөмкин.         

– Урак өсте башланганчы авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе урып-җыюда катнашучы затлар белән янгынга каршы инструктаж үткәрүне оештырырга, урып-җыю агрегатларын һәм автомобильләрне, эшкәртелгән газларны нейтральләштерү сис­темасын куллану очракларыннан тыш, беренчел янгын сүндерү әйберләре, төзек очкын сүндергечләр белән тәэмин итәргә тиеш. Башак культуралары өлгергәнче, урман һәм торф массивларына, кыр полосасына, автомобиль һәм тимер юлларга якын урыннарда иген кырлары кимендә 10 метр киңлектәге полоса белән чабылырга һәм сөрелергә тиеш.

Бөртеклеләрне җыю иген массивларын 50 гектардан артык булмаган мәйданнарга бүлүдән башлана. Участоклар арасында киңлеге 8 метрдан да ким булмаган кишәрлекләр ясала. Кишәрлектән чабылган игеннәр тиз арада җыеп алына. Кишәрлекләр уртасында киңлеге 4 метрдан да ким булмаган җир сөрелә. 
Вакытлыча ясалган кыр станнарын иген массивларыннан, ындыр табакларыннан һәм башка шундыйлардан 100 метрдан да якын урнаштырырга ярамый. Кыр станнары һәм ындыр табаклары мәйданчыкларының киңлеге 4 метрдан да ким булмаска тиеш.

25 гектардан артык мәйданда иген массивларын урып-җыйганда янгын чыккан очракта, яну зонасын сөрү өчен трактор һәрдаим әзерлектә булырга тиеш, – дип билгеләп үтә дәүләт янгын күзәтчелеге өлкән ­инспекторы ­Роман Горбунов.

Урып-җыю урыннарында янгын чыккан очракта механизатор түбәндәгеләргә эшләргә тиеш:

– янгын сүндерүчеләрне кичек­мәстән түбәндәге телефоннар буенча чакырырга: ашыгыч хезмәтләрне теләсә нинди телефоннан – 112; кәрәзле телефоннан – 101; шәһәр телефоныннан – 01;
– янгын сүндерү яисә янгын сүндерүгә җайлаштырылган техника йөртүчегә сигнал бирергә (тавыш, яктылык яисә флаглар белән);
– булган янгын сүндерү әйбер­ләре белән янгынны сүндерергә керешергә һәм ашлык җыю агрегатын икмәк массивыннан чыгарырга;
– ялкын кабынган полоса буйлап утның икмәк массивына (янып китү зонасына) таралуын чикләү чараларын күрергә, тарала барган очкыннарны һәм янып торган салам бәйләмнәрен сүндерү өчен кешеләрне тиешле урыннарга куярга кирәк. 

Дәүләт янгын хезмәткәрләре искә төшерә – сезнең иминлек сезнең кулларда! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев