Үтәмешләр ифтар үткәрде
Үтәмеш хәбәрләре.
«Харис» мәчетендә авылдашлар җыелып ифтар үткәрделәр. Мәҗлес барышында үтемле вәгазьләр сөйләнде, Корьән укылды, әрвахлар рухына багышлап догалар кылынды, ифтардан соң җәмәгать белән ахшам намазы укылды һәм авылдашларыбыз хәзерләгән мул табын артында сыйланганнан соң, догалар кылынды.
Барчабызга да сәламәтлек, бәхет һәм муллык насыйп итсен! Кылган догаларыбыз, теләгән теләкләребез, тоткан уразалар кабул булып, дөньяларыбыз тыныч, табыннарыбыз мул, якын кешеләребез һәрчак янда булсын!
Көннәребез аяз, дөньяларыбыз тыныч булсын, - дип хәбәр итә Бакырчының социаль челтәрдәге төркеме.
фото: vk.com/public192916668
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев