Үткәндә калган хатирәләрне искә төшерәм
2026 елның икенче яртыеллыгына «Тәтеш таңнары» район газетасына язылу дәвам итә.
Кече Әтрәч авылында яшәүче Хәмит Шакиров “Тәтеш таңнары” газетасына редакциягә килеп язылды. Даими укучыбыз белән очрашу бездә аеруча җылы тәэсир калдырды.

– “Тәтеш таңнары”н бик күптәннән укыйм, хәтта “теш чыкканнан бирле” дисәм дә арттыру булмас, – ди елмаеп Хәмит абый. – Газета аша район яңалыкларын белеп торам, таныш-белешләр турында уку аеруча кызыклы. Гомер буе шофер булып эшләдем, гомуми эш стажым – 46 ел. Шуңа күрә газетада элекке хезмәттәшләрем, авылдашларым турында язмалар чыкса, аларны зур кызыксыну белән укыйм һәм үткәндә калган хатирәләрне искә төшерәм.
Хәмит абый әйтүенчә, газета аларның гаиләсендә һәрчак көтеп алынган кунак.
– Хатыным Кәүсәрия дә аны зарыгып көтә. Ул гомер буе авылда шәфкать туташы булып эшләде, хәзер лаеклы ялда. Газета кулга керү белән үк, без аны бүлешеп алып, һәр язманы узыша-узыша укыйбыз. Аннары шунысы да сөендерә: һәр ярты ел саен үсентеләр, төрле бүләкләр уйнатасыз. Аларда да бик теләп катнашабыз. Быел мин дә бакча үсентесе оттым, – дип билгеләп үтә ул.
Шакировлар гаиләсе альтернатив язылу ысулын сайлады. Моңа Байраш, Зур Әтрәч һәм Кече Әтрәч авылларында яшәүчеләр керә. Әлеге торак пунктларда почта бүлекләре ябык, ләкин авыл кешеләренә газетаны таратуда безгә ярдәм итүче кешеләр бар.

– Җирлектә почта эшләмәсә дә, газета соңламый, йортларга вакытында таратыла. Бу безне бик сөендерә. Алга таба да “Тәтеш таңнары”нда эчтәлекле, гыйбрәтле язмалар күбрәк булсын иде. Район газетасы һәрчак чыгып торсын, ә анда эшләүчеләргә уңышлар юлдаш булсын, – дигән теләкләрен белдерде Хәмит Нурислам улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев