Уңышлары сөендерә
Җәмгыять

Уңышлары сөендерә

Алабирде урта мәктәбен туган телне өйрәтүгә игътибар бирә торган уку йортларының иң беренчесе дип әйтү, хактыр мөгаен.

(Тәтеш, 6 февраль, “Тәтеш таңнары”, Сания Сәмигуллина, фото гәҗитебез фотобанкыннан). Биредә татар теле һәм әдәбияты укытучылары Ландыш Гарифуллина (рәсемдә – уңда) белән Әлфия Заһидуллина балаларга ныклы бирем бирә һәм укучылар үз фәннәрен яратсын, туган телебезгә мәхәббәт уяту өчен шактый көч куя. Алар тырышлыгы белән бер-бер артлы яулап алынган уңышлар шул хакта сөйли.

“Республика күләмендәге конференцияләрдә, “Илһам” бәйгесендә, фән буенча республика олимпиадаларында катнашабыз һәм аларда призлы урыннар алабыз. Быелның гыйнвар азагында татар әдәбиятыннан үткәрелгән олимпиада укучыбыз Гөлинә Гаязовага (рәсемдә – уртада) җиңү алып килде. Узган елны әлеге мактаулы урынга Йолдыз Салиева (рәсемдә – сулда) ирешкән иде. Укучылар шулай ук башка фәннәрдән дә бик күп бәйгеләрдә үзләренең белемнәрен сыный. Мисалга, укытучы Талип Мингалиев шәкерте Илүзә Сәйфуллина география фәненнән республикада узган олимпиадада катнашып кайтты. Гөлинәбез әле шушы араларда тарих фәненнән олимпиадага барды. Үзебезнең укучылар белән горурланабыз һәм алар киләчәктә дә югары үрләр яулар, дип өметләнәбез”, – диде Әлфия Гали кызы укучыларның уңышларына сөенеп. 


Нет комментариев