Иң тылсымлы бәйрәм якынлашканда без гәҗит укучылар белән үтеп баручы ел ничек хәтерләрендә уелып калуы һәм киләсе елга нинди өметләр баглаулары хакында аралаштык.
(Тәтеш, 31 декабрь, “Тәтеш таңнары”).
Наталья Башина, Тәтеш: “Җир йөзендә явызлык булмавын, кешеләр бер-берләрен хөрмәт итүләрен, бер-берләренә мәрхәмәт күрсәтүләрен бик тә телим. Ул чакта барысы да яхшы булачак”.
Әдилә Әхмәтшина, Алабирде: “2020 ел китә, һәм аның белән бергә безнең балачак та китә, яраткан мәктәбебез диварларында уку безнең өчен киләсе елда соңгысы булачак. Агымдагы елның күп мизгелләре йөрәгемдә мәңгегә уелып калды. Безгә беренче тапкыр читтән торып уку кыенлыгын тоярга туры килде. Бу якыннан аралашуның, виртуаль булуга караганда, күпкә яхшырак булуын аңларга ярдәм итте. Яңа уку елына мин яңа көч һәм мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлап, үземнең хыялымдагы уку йортына укырга керү омтылышы белән килдем. 2021 ел күпкә яхшырак булыр, явызлык һәм чирләр булмас, барысы да бәхетле яшәр дип өметләнәм. Яраткан мәктәбемнең чәчәк атуын, ә хөрмәтле укытучыларга иҗади җиңүләр телисе килә. Мин үземнең туган җиремне бик яратам һәм дөньялар һәрвакытта тыныч булуын телим”.
Елена Савелькина, Олы Шәмәк: “Узып баручы 2020 ел күп борчылулар һәм дулкынланулар алып килде. Яңача яшәргә һәм эшләргә, тормыш кыенлыкларына башкача карарга өйрәндек. Ул безгә көчлерәк, тәҗрибәлерәк, акыллырак, зирәгрәк һәм өлкәнрәк булырга этәргеч бирде.
Анда булган яхшылыклар күңелдә якты хатирәләр булып калсын, ә начарлары китсен һәм кабатланмасын иде. Сәламәтлек, бәхет, мәхәббәт юлдаш булсын. Һәркемне якынлашып килүче 2021 ел белән!”
Людмила Дукович, Тәтеш: “Агымдагы ел минем өчен җиңелләрдән булмады, шулай да ул үзенең әйтеп бетергесез үзенчәлеге белән шактый сынаулар һәм уңышларга ирешүдән шатлану кичерешләре алып килде. Узып баручы елга мин исән-имин булуыбыз, кадерле кешеләремне күрә алуым өчен рәхмәтле. Барлык кешегә дә сәламәтлек, көч-кодрәт, барлык авырлыкларның читләтеп үтүен телим. Килеп туган теләсә нинди хәлләрдә дә беркайчан да күңел төшенкелегенә бирелмәгез!”
Ольга Горбунова, Тәтеш: “Минем өчен ел, тулаем алганда, әйбәт үтте, иң мөһиме – якыннарны һәм туганнарны югалтуларсыз булды. Мин бер елга зирәкләнә төшкәнмендер, мөгаен. Авырдым һәм иң мөһиме – сәламәтлек, аны бернинди акчага да сатып алып булмавын аңладым. Кешеләр булганның кадерен белсеннәр, ә байлык артыннан кумасыннар иде диясе килә. Әти-әниләрегезне хөрмәт итегез һәм саклагыз. Һәркемгә нык сәламәтлек, җитешлек телим”.
Сергей Подгорнов, Урюм: “Узып баручы ел минем күңелемдә бары тик яхшы вакыйгалар белән истә калды. Быел миңа 50 тулды. Гаиләм Краснодар краена сәяхәткә бару өчен бүләк ясады. Шулай да иң мөһиме, барлык якыннарым һәм туганнарым исән-саулар. Районыбызда яшәүчеләрнең барысына да киләсе елда сәламәтлек, уңышлар, тынычлык телим”.
Нет комментариев