Ватан бер – Россия
Җәмгыять

Ватан бер – Россия

Үзе­безнең дәүләткә багышланган көнне бәйрәм итү быел коронавирус пандемиясе белән бәйле электрон рәвештә узды.

(Тәтеш, 17 июнь, "Тәтеш таңнары"). Районның мәдәният хез­­­мәткәрләре катнашкан  “Бөек Россиянең бөек җырлары” Бөтенроссия проектында райо­ны­быз­да яшәүче халык­лар телендә Россия турындагы җырларны ишетергә мөмкин булды. Гаилә дуэт­лары, ан­самбльләр “Гаилә өчен, Ватан өчен, Россия өчен” акциясендә үзләренең иҗатларын тәкъдим иттеләр. Рай­онның мәдәният йорты хезмәткәрләре “Русия, Россия, Ватаным минем” дигән җырлар интернет-марафоны оештырды – видеолар социаль челтәрләргә куелды.

Мәдәният йортлары биналарындагы тәрәзәләр “Россия тәрәзәсе” акция­се өчен үзенә бер төрле мәйданчыкка әйлән­де. “Россиягә булган мәхәб­бәтне аңлату өчен без бөтен коллективыбыз белән тәрәзәләрне бизәп куйдык”, – дип хәбәр итте район мәдәният йорты директоры Елена Иванова.

Тәтешнең китапханә хез­мәткәрләре социаль челтәрдән файдаланучыларга “Син шулай ук Россиядә туган” дигән виртуаль видеожурнал тәкъдим итте, ә яшь тәтешлеләр Ватаннары турындагы виртуаль викторина сорауларына җаваплар бирде.

Шәһәрлеләрнең мәдәният йортына урнаштырыл­ган зур экранда трансля­цияләнгән гимнга кушылып җырлау мөм­кинлеге булды. Шулай итеп, тә­тешлеләр, гаять зур илдә яшәүчеләр кебек, Россия көнен бил­геләп үттеләр, аның территориясендә яшәүче барлык халыкларга тулысынча кушыла алу кичерешләрен тойдылар.  

“Экология” илкүләм про­ектының “Иделне яхшырту” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Тәтешнең Вахитов урамы буйлап Киров һәм Чапаев урамнары арасына тротуар ясалды. 

Алга таба территория­ләрне төзекләндерү буенча эшләр дәвам итәчәк.

фото: архив/Авангард


Нет комментариев