Җәмгыять

Викторина «Үзең турында уйлама, илең турында уйла!»

Викторина ахырында, кадетлар белән бергә, туган тел укытучысы Н. Р. Сиякина Фатих Кәримнең фронтта язган куен дәфтәреннән шигырьләр укыдылар.

(Тәтеш, 4 март, "Тәтеш таңнары", Римма Афанасьева). Тәтеш кадет мәктәбендә Халыкара туган тел көне декадасы 2019 елның 1 мартында «Үзең турында уйлама, илең турында уйла!» викторинасы белән тәмамланды. Ул шагыйрь-фронтовик Фатих Кәримнең тууына 110 ел тулуга багышланган иде. 
Чара барышында 8 сыйныф укучылары шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында белемнәрен тикшерделәр. Кадетлар аның сугыш елларында, алдынгы сафларда көрәшеп, 150дән артык шигырь, 8 поэма, 2 повесть, 1 пьеса язуын белделәр. Викторина ахырында, кадетлар белән бергә,  туган тел укытучысы Н. Р. Сиякина Фатих Кәримнең фронтта язган куен дәфтәреннән шигырьләр укыдылар.


Нет комментариев