Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Владимир Путин сайлауларда күп көнлек тавыш бирү турындагы законга кул куйды

Сайлау законнарына төзәтмәләр элек Дәүләт Думасында кабул ителде һәм Федерация Советында хупланды.

(Тәтеш, 1 август, "Тәтеш таңнары").  Владимир Путин барлык дәрәҗәдәге сайлауларда күп көнлек тавыш бирү турындагы законга кул куйды. Тиешле документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында басылып чыкты. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә. 

Сайлау законнарына төзәтмәләр элек Дәүләт Думасында кабул ителде һәм Федерация Советында хупланды. Хәзер Россиядә күп көнлек тавыш бирү форматы җирле сайлауларга гына түгел, Дума сайлауларына да кагылачак. Сайлау комиссиясе карары буенча участоклар берничә көн рәттән эшли ала, әмма өч көннән дә артык түгел.

Мондый форматтагы ихтыяр белдерү бюллетеньнәрен соңгы көндә исәпләячәкләр, сайлау комиссияләре биналарыннан тыш — йорт яны территорияләрендә дә күп көнлек сайлаулар вакытында тавыш бирү форматы сакланачак.

Шул ук вакытта мондый очракларда алдан тавыш бирү һәм таныклыклар буенча тавыш бирүне оештырмаячаклар.

Аны «Татар-информ» хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X