2026 елның 1 гыйнварыннан йорт хайваннарын теркәү мәҗбүри процедурага әйләнде.
Бу мәсьәләгә ачыклык кертү өчен, Тәтеш дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Мария Ванюхина белән сөйләштек.
— Мария Васильевна, йорт хайваннарын теркәү ни өчен кирәк?
– Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 26 декабрьдәге 1214 номерлы карары белән Татарстан Республикасы территориясендә йорт хайваннарын тотуга, шул исәптән аларны йөртүгә карата өстәмә таләпләргә үзгәрешләр кертелде. Алар нигезендә этләрне хуҗалары тарафыннан мәҗбүри теркәү таләбе билгеләнде. Әлеге карар 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде. Ул йорт хайваннары хуҗаларының җаваплылыгын арттырырга, шулай ук республика халкы өчен уңайлырак һәм куркынычсыз мохит булдырырга мөмкинлек бирә. Чиплау процедурасы хайван тиресе астына уникаль идентификация номеры булган микрочип кертүне күздә тота. Махсус сканер ярдәмендә әлеге номерны укып, хайванны идентификацияләргә һәм аның хуҗасын ачыкларга мөмкин. Чиплау – хайваннарны саклауның куркынычсыз һәм нәтиҗәле ысулы. Ул алар югалган очракта хуҗасын тизрәк табарга һәм көтелмәгән хәлләрдә хайванның өйгә кайтуын җиңеләйтергә ярдәм итә. Яңа документ нигезендә, эт хуҗалары үз хайваннарын токымына карамастан, ул туганнан соң өч айдан да соңга калмыйча теркәргә тиеш. Әгәр эт билгеләнгән яшьтән өлкәнрәк булса, хуҗасы аны сатып алганнан соң 30 көн эчендә теркәргә тиеш. Шулай ук документта республика территориясендә вакытлыча булган этләрне теркәү таләп ителми дип билгеләнгән. Әмма бу очракта хайванның республикада булу вакыты 30 көннән артмаска тиеш.
— Эт өчен микрочипны кайдан алырга мөмкин?
— Хуҗа микрочипны дәүләт ветеринария берләшмәсеннән яки, үз теләге белән, башка урында сатып ала. Ветеринария белгече махсус шприц ярдәмендә хайванның җилкәсенә дөге бөртеге зурлыгындагы микрочип кертә. Аннары чип номеры, эт һәм аның хуҗасы турында кирәкле мәгълүматлар хайваннарны идентификацияләү системасына кертелә. Анда этнең кушаматы, хуҗасының фамилиясе, исеме һәм атасының исеме, хайванны тоту шартлары, хайванның туу датасы, төсе, җенесе, токымы һәм башка мәгълүматлар күрсәтелә. Хайванны базага кертү өчен хуҗага ИНН, паспорт, СНИЛС кебек документлар кирәк булачак.
— Әгәр хуҗа бу процедураны үткәрүдән баш тартса?
– Бу очракта кисәтү ясалырга яки 2 меңнән 4 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Ә кабат хокук бозган очракта штраф 5 мең сум тәшкил итәчәк.
Котыруга каршы вакцинация ясатырга һәм этне теркәргә Тәтеш дәүләт ветеринария берләшмәсенә дүшәмбедән җомгага кадәр, сәгать 8.00дән 17.00гә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Котыруга каршы вакцинация бушлай үткәрелә. Теркәү һәм микрочип кертү Тәтеш шәһәре, Ветшәһәрчек урамы, 11а адресы буенча башкарыла. Хөрмәтле гражданнар! Хайваннарыгызга вакытында прививка ясатырга онытмагыз һәм тирә-юньдәгеләргә дә вакцинациянең мөһимлеге турында мәгълүмат җиткерегез.
Белешмәләр өчен телефон: 2-87-74.
Фото: Тәтеш дәүләт ветеринария берләшмәсе
Нет комментариев