Без мәктәптә 3нче сыйныфта укыганда өйрәнгән Фатих Кәримнең утлы сугыш еллары турында язган шигыре йөрәктә уелып калган.
(Тәтеш, 29 март, "Тәтеш таңнары", Саимә МИНКИНА, Олы Тархан ). Танылган шагыйрьгә, ни аяныч, сугыш тәмамланган вакытларны, Җиңүне каршылау көннәрен күрү насыйп булмый.
Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы һәркемнең ишегеннән үтеп керде, никадәрле яшь гомернең хыялын челпәрәмә китерде. Алар якыннары тыныч тормышта яшәсен өчен үз-үзләрен аямыйча, гомерләрен дә кызганмадылар. Әй, бу сугыш...
Тылда армый-талмый, көне-төне хезмәт куючылар да Җиңүгә үзләреннән зур өлеш керттеләр. Олы Тархан авылында да андыйлар шактый. Аларны санап чыгу мөмкин түгел.
Без Ватаныбыз иминлеге өчен көрәшкән һәркемне мәңгегә хәтерләргә бурычлы, дип саныйм.
Нет комментариев