Яңа ел белән ләззәтләнү тирә-юньдә инде сизелә: биналар тәрәзәсендә гирляндаларның утлар балкышы сирпелә, йортларда һәм шәһәребез урамнарында чыршылар урнаштырыла.
(Тәтеш, 21 декабрь, "Тәтеш таңнары", Эндже Гәзизова фотосы). Яңа ел белән ләззәтләнү тирә-юньдә инде сизелә: биналар тәрәзәсендә гирляндаларның утлар балкышы сирпелә, йортларда һәм шәһәребез урамнарында чыршылар урнаштырыла.
Район мәдәният йорты каршындагы мәйдан караңгы төшкәч әкияти шәһәрчеккә (рәсемдә) әверелә, кайбер кибетләр, балалар сәнгать мәктәбе, Тәтеш ягы тарихы музее, горгаз, район суды үз биналарын башкалардан алданрак бизәп, үтеп йөрүчеләргә бәйрәм рухы бүләк итә. Күптән түгел автовокзал янында да төрле утлар балкышы сирпеп чыршы кабынды.
Тәтешлеләрне һәм шәһәр кунакларын бик тиздән бәйрәм чаралары көтә, алар 2019 елның 20 декабрендә шәһәр чыршысын ачу белән башланып китәчәк.
еспублика олимпиадаларында, бәйгеләрендә, ярышларында җиңгән һәм призер булган мәктәп укучыларын яңа ел алдыннан “Могҗизалар балы” дигән чыршы бәйрәмендә тантаналы рәвештә бүләкләү; сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар өчен, гаиләгә тәрбиягә алган балалар һәм социаль-мохтаҗ хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга район чыршысы; “Карнавал төнендә” гадәттән тыш маҗаралар” яңа ел мюзиклы булачак.
Шәһәрдәге предприятиеләр, оешмалар һәм авыл җирлекләре – иң яхшы яңа ел бизәлеше, кар (боз) сурәтләре, ә районда яшәүчеләр торак йортның иң яхшы яңа ел бизәлеше бәйгеләрендә катнаша ала.
Тәтешлеләрнең һәм шәһәр кунакларының бәйрәмгә, яңа ел каникулына кадәр “Кар фантазияләре” күргәзмәсенә, балаларның шәһәрдәге музейларга бушлай бару мөмкинлеге булачак, ә бәйрәм алдыннан, 31 декабрьдә, район мәдәният йорты бинасы янындагы мәйданда “Могҗизаларга ышанасы килә” дигән программа үткәреләчәк. Яңа ел каникулы көннәрендә “Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексында шашка, шахмат, йөзү, бадминтон, теннис, мини-футбол, алкалы хоккей буенча спорт мәктәбе шәкертләре арасында ярышлар, “Серебряковлар йортында раштуа” дигән яңа ел бәйрәме һәм “Күңелле каникул” дип исемләнгән мастер-класс узачак.
Планлаштырылган чараларны уздыру вакыты һәм урыны хакында без өстәмә тапкыр хәбәр итәчәкбез. Яңалыкларны “Тәтеш таңнары” гәҗитендә һәм сайтында күзәтеп барыгыз.
Тәтеш районы башкарма комитеты мәгълүматлары буенча
Нет комментариев