Конкурста шәһәрдә һәм районда яшәүчеләр катнаша ала.
(Тәтеш, 24 декабрь, “Тәтеш таңнары”). “Тәтеш таңнары” сайтында “Яңа ел маскарады” дип исемләнгән бәйге үткәрелә. Конкурста катнашыр өчен карнавал киемнәре кигән сабый (балалар) сурәтләнгән фоторәсемнәр кабул ителә.
Фоторәсемнәрне кыскача тасвирлама белән avangard@tatmedia.com электрон почтасына яки конкурс эшләрен сайттагы махсус билгеләнгән бүлек аркылы (моның өчен “Яңа катнашучыны тәкъдим итәргә” төймәсен файдаланыгыз) җибәрегез. Фоторәсемнәр 2020 елның 25 декабреннән 2021 елның 5 гыйнварына кадәр кабул ителә. “Тәтеш таңнары” сайтында тавыш бирү 2021 елның 6 гыйнварында сәгать иртәнге 6да башлана һәм 2021 елның 8 гыйнварында кичке сәгать 11гә кадәр дәвам итә.
Бәйгенең шартлары турында “Тәтеш таңнары” сайтыннан укый аласыз. Җиңүчене Тәтештәге кибетләрнең берсендә әйбер сатып алу өчен бүләк сертификаты көтә.
16+
фото: pixabay.com
Нет комментариев