Үтәмеш мәктәп-балалар бакчасында Яңа елга багышланган әкияти тамаша уздырылган.
(Тәтеш, 11 гыйнвар, "Тәтеш таңнары").
“Кунакка Убырлы белән Җен малае да килде. Балалар бик матур биюләре, җырлары белән тамашачыларны шаккатырдылар. Кыш бабайның җилпенеп биюе һәркемнең дә диярлек күңеленә хуш килде. Кар кызы уйнаткан уеннарда чарага килүчеләр дә бик теләп катнашты. Төрле тәм-томнар, Кыш бабай бүләкләре белән балалар күтәренке рухта өйләренә таралышты”, – дип хәбәр итте бәйрәмне оештыручылар.
Нет комментариев