Яңа елны ничек каршыласаң, аны шулай уздырырсың да
Йолдызлар парады, мюзикл, үзәк чыршы янында күңелле чаралар: шәһәрлеләр һәм Тәтеш районында яшәүчеләр яңа, 2021 елны каршылаганда ничек бәйрәм иттеләр.
(Тәтеш, 13 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”).Иң тылсымлы бәйрәмне балалар түземсезләнеп көтә, шуңа күрә районда Яңа ел чараларының балалар бакчаларыннан һәм мәктәпләрдән башланып китүе гаҗәп тә түгел.
Бәйрәм якынлашканда район мәдәният йорты сәхнәсендә “Йолдызлар парады” дигән сәләтле балаларны бүләкләү тантанасы, ә балалар сәнгать мәктәбендә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар һәм гаиләгә тәрбиягә алган балалар өчен – әкият – “Суыккай” дигән мюзикл күрсәтелде.
Район башлыгы Рәмис Сафиулловтан традицион рәвештә татлы бүләкләр алу 3200 яшь шәһәрле һәм авыл кешеләре өчен, яңа туган сабыйдан алып 11нче сыйныф укучыларына кадәр, күңелгә шатлык өстәүче матур күчтәнәч булды.
“Балаларыбыз район башлыгыннан бүләкләрне берничә елдан бирле алып киләләр, моңа алар бик шатланалар. Чөнки сабыйлар бүләкләрне көтеп тора!” – дип уртаклашты күп балалы ана Елена Дмитриева.
Безнең балалар делегациясе – уку отличниклары, балалар иҗтимагый оешмалары лидерлары, фән олимпиадаларында, иҗади бәйгеләр һәм спорт ярышларында җиңүчеләр, шулай ук ятим балалар Казанга Республика Яңа ел чыршысына бардылар. “Мондый чыршы бәйрәмендә беренче тапкыр булдым. Тамаша миңа бик ошады. Мин танылган күп кешеләрне күрдем”, – дип сөйләде Александра Голованова.
Авыллардагы мәдәният йортларында авыл кешеләре ярдәме белән мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган яңа ел кичәләре булып узды, ә район мәдәният йорты сәхнәсендә “Яңа елны ничек каршыласаң, аны шулай уздырырсың да!” дигән бәйрәм программасы күрсәтелде. Райондагы барлык китапханәләрдә андагы хезмәткәрләр тарафыннан, бәйге кысаларында, әкияти фотозоналар ясап куелды, ул китап укучыларда киң танылу алды. Тәтеш ягы тарихы музеенда каникул көннәрендә балалар өчен оештырылган бушлай программа уңышлы узды. Райондагы өстәмә белем бирү үзәгендә балалар өчен кызыклы иҗади мастер-класслар оештырылган иде.
Тәтешлеләр һәм шәһәр кунаклары искечә яңа елны да күңелле итеп уздырдылар: төп чыршы янында “Яңа ел мозаикасы” программасында катнаштылар, ул салют белән тәмамланды. Шулай да бәйрәм чаралары моның белән генә тәмамланмады әле. 2нән 10 гыйнварга кадәр, һәр кичне, район мәдәният йорты каршындагы мәйданда балалар һәм олылар өчен күңел ачу программалары үткәрелде. Менә бүген дә, искечә Яңа ел җиткәндә, 19 сәгатьтә үзәк чыршы янында “Искечә Яңа елдагы шикелле” дип исемләнгән уен рәвешендәге музыкаль программа булачак.
фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев