Җәмгыять

Яңа йортта тагын бер кыз бала туды

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт торак фонды 25 еллык юбилеен билгеләп үтә.

(Тәтеш, 26 март, «Тәтеш таңнары»). Оешма торак төзелешен финанслауга традицион булмаган алымнарны эшләү һәм кертүне тормышка ашыруга, бюджеттан тыш акчаны җәлеп итүгә нигезләнгән.  

ТР Президенты каршында эшләп килүче Дәүләт торак фонды ярдәмендә күпчелек татарстанлылар яшәү шартларын яхшыртты. Алар арасында Тоншермадан ирле-хатынлы Илюшкиннар да бар. Гаилә берничә ел элек яңа ике катлы йортка күченгән. 
“Авылдашлар үрнәгендә торак шартларын яхшырту буенча программада катнашырга булдык. Документларны тиз җыйдык, бернинди кыенлык­лар булмады. Ул чакта безнең ике бала бар иде, ә 2013 еда тагын бер кызыбыз туды. Мондый яхшы шартлар булмаса, мин өченче бала алып кайтырга җөрьәт итмәс идем. Ә хәзер бәхетле. Безнең тугыз бүлмә бар, йорт  газ белән җылытыла, канализация, салкын һәм кайнар су тоташтырылган”, – дип уртак­лаша ­Лариса Илюшкина.

Белешмә
Россиядә “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты тормышка ашырыла. Аның максаты – уртача җитешлектәге гаиләләрне торак белән тәэмин итү, шул исәптән аларга ипотека кредитын файдаланып торак сатып алу (төзү) өчен мөмкинлек булдыру, торак төзелеше күләмен арттыру, шәһәр мохитенең уңайлылыгын үстерү, шәһәр мохитенең уңайлылыгын булдыруда гражданнарның турыдан-туры катнашу механизмын булдыру, торак фондының яшәү өчен яраксызлыгын нык­лап кыскартуны тәэмин итү.
 


Нет комментариев