Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Якташлар хезмәт итә

“Безнең Бидәңге авылыннан ике егет – бертуган Илмир һәм Радик Рәхмәтуллиннар хәзерге вакытта Барнаул шәһәрендә үзләренең изге бурычларын үти.

(Тәтеш, 28 февраль, “Тәтеш таңнары”). 

“Безнең Бидәңге авылыннан ике егет – бертуган Илмир һәм Радик Рәхмәтуллиннар хәзерге вакытта Барнаул шәһәрендә үзләренең изге бурычларын үти. 

 
Ике ел элек армия сафларында булган Ранис абыйлары белән горурланган егетләр бүген үзләре сакта. Чыныгып үскән егетләргә хәрби хезмәт кыен түгелдер диясе килә. Абыйлы-энеле бертуганнар бер-берләренә терәк тә бит әле. Якыннары әйтүенчә, әти-әнисеннән сәлам алганда, Радик үзенең яраткан аты турында сорамыйча калмый икән. Чөнки ул кечкенәдән үк атларга мөкиббән. Туган авылыма кайтуга, атымны кочар идем, ди ул. 
Мәктәптә укыган чакта егетләргә спорт юнәлешендә тиңнәр юк иде диярлек:  турникта күтәрелү дисеңме, чаңгыда йөрү, ГТО нормаларын үтәү булсынмы. 
Ил барда – егет хур булмас, диләр, илебез сагында торучы кыю, курку белмәс егетләребез барында илебез халкы тыныч йоклар, күгебез гел аяз булыр. Әтиләре, абыйлары үрнәгендә патрио­тик рухта тәрбияләнгән яшь егетләребезгә хәрби хезмәтләрен үтәгәндә, туган якта калган якыннарының тынычлыгын саклап, үзләрен яхшы яктан гына күрсәтерләр дигән ышаныч белдерәбез”, – дип яза редакциябезгә Бидәңге мәктәбен­нән ­Руслан Сәйфетдинов. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев