Җәяүлеләр игътибардан читтә калмаячак
Җәмгыять

Җәяүлеләр игътибардан читтә калмаячак

Балаларны утыртып йөрү кагыйдәләрен бозуны профилактикалау буенча балалар күп җыелган урыннарда чаралар оештырылачак.

(Тәтеш, 25 декабрь, “Тәтеш таңнары”). ТР буенча ЭЭМның Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, 2020 елның 24 декабреннән 2021 елның 10 гыйнварына кадәр Татарстан территориясендә юл-транспорт һәлакәтендә 
балаларның имгәнүен профилактикалауга юнәлтелгән “Кышкы каникул” дигән чара узачак.

Балаларны утыртып йөрү кагыйдәләрен бозуны профилактикалау буенча балалар күп җыелган урыннарда чаралар оештырылачак. Кечкенә җәяүлеләр дә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаучылар да ЮХИДИ хезмәткәрләренең игътибарыннан читтә калмаячак. Хокук бозу турындагы мәгълүматлар җәяүлеләрнең уку урыннарына, алар белән алга таба эшләр алып бару өчен, җибәреләчәк. ТР буенча ЭЭМның Дәүләт автоинспекциясе, юлларның торышы, шулай ук һава торышы начар булу белән бәйле караңгы тиз төшкәнлектән, юлда йөрүчеләрне чиктән тыш дикъкатьле, сак булырга һәм яктылык кайтаргыч әйберләрне файдаланырга өнди.

фото: архив/Авангард
 


Нет комментариев