Ялган мәгълүмат  өчен хөкем ителгән
Җәмгыять

Ялган мәгълүмат өчен хөкем ителгән

Тәтештә полиция хезмәт­кәренә яла яккан ир-ат хөкем ителгән.

(Тәтеш, 30 март, «Тәтеш таңнары»). Тәтеш районы прокуратурасы хәбәр иткәнчә, 46 яшьлек җирлек кешесен авыр җинаять кылу белән бәйле гаепләнгән затны ялган әләкләүдә гаепле дип таныган. 
Хөкем ителүченең 2019 елның 21 ноябрендә полиция бүлегенә мөрәҗәгать итүе ачыкланган. Ир-егет үзенең гаризасында участковыйның аңа җәмәгать урынында исерек килеш йөргәне өчен административ беркетмә тутыруын белдергән. Әлеге сәбәптән алар арасында ызгыш килеп чыккан, аның барышында полицейский, янәсе дә, аның битенә уч төбе белән сугып җибәргән. Тикшерү барышында әлеге факт расланмаган. Ачыкланганча, явыз ниятле кеше полиция хезмәткәренә законлы гамәле өчен үч итеп, яла ягарга булган. 

Суд ир-егетне ­гомуми тәртиптәге төзәтү коло­ниясендә җәза үтү белән 2 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм иткән. Хөкем ителүче суд залында ­кулга алынган.

18+
 


Нет комментариев