Яман гадәтләрдән читләшегез
Тәтеш үзәк район хастаханәсендә наркотик матдәләр кулланучы 15 кеше профилактик исәптә тора.
(Тәтеш, 1 март, «Тәтеш таннары», Руслан БАГИРОВ). Тәтеш үзәк район хастаханәсендә наркотик матдәләр кулланучы 15 кеше профилактик исәптә тора. Аз икән, диярсез сез. Нәтиҗә ясарга ашыкмагыз.
Күбебезгә “наркомания” исеме астындагы бәла беркайчан да ишек какмас, туганнарыбызга һәм якыннарыбызга кагылмастыр кебек тоела. Шулай да, Тәтеш хастаханәсе табиб-наркологы Наталья Ляченкова әйтүенчә, бәйле булучыларның саны арту гына түгел, шулай ук аларның яше дә үзгәргән: әгәр элегрәк исәптә 30 – 40 яшьтәге кешеләр торса, хәзер инде бу 18дән алып 40 яшьтәгеләрне тәшкил итә.
– Наталья Анатольевна, безнең районда наркобәйлелек белән хәлләр ничегрәк булуы турында сөйләгез әле, зинһар.
– Бүгенге көнгә исәптә 15 кеше тора, өстәвенә болар ир-егетләр дә, хатын-кызлар да. Аларның исемнәрен һәм фамилияләрен әйтә алмыйбыз, әлбәттә, бу табибның яшерен сере булып тора. Кагыйдә буларак, алар безгә суд карары буенча яки тикшерелгәннән соң эләгәләр, аларны полиция хезмәткәрләре алып килә. Беркем дә үз теләге белән килми, шуңа күрә, районда наркобәйлелектәге кешеләр шактый күбрәк булуы да ихтимал. Исәпкә куелганнан соң, алар күзәтү астында торалар, ай саен тест узалар. Әгәр нәтиҗә берничә тапкыр уңай булса – диспансер исәбенә куябыз. Бу никадәрле борчулы булса да, соңгы елларда наркоманнарның яше шактый “яшәрде”. Андыйларның күпчелеге, берише тарта. Әгәр элегрәк аеруча да кыйммәтле наркотиклар куллансалар, хәзер инде бу вак һөнәрчелектә җитештерелгән маддәләр.
– Кешенең наркотик белән исерүен нинди тышкы билгеләр буенча билгеләп була?
– Үз-үзен тотышында сәерлекләр, ярсудан алып күңел төшенкелегенә кадәрге кискен “сикерүләр”, күз алмаларының зураюы. Боларның барысы да алкоголь исе аңкымаган очракта барлыкка килә.
– Тәҗрибәгездән чыгып, кешенең ничек итеп наркобәйлелеккә әйләнүен әйтә аласызмы?
– Кагыйдә буларак, наркотик белән беренче “танышу” “компания өчен”, “бары тик сынап карау” рәвешендә барлыкка килә. Ике-өч ай дәвамында даими куллану бәйлелеккә илтә, ә бу дәвалануга авыр бирелә торган катлаулы чир. Кешенең үз теләгеннән башка аңардан котылып булмый. Тәҗрибәмдә шундый очрак булды: 2009 елда исәптә торган яшь кеше ун елдан соң диярлек кабат безгә килеп эләкте. Наркотиклар куллану сәламәтлеккә зыян салу белән бергә (СПИД, гепатит кебек авырулар кан аша күчә), шулай ук үлемгә дә китерә. Шуңа күрә, аны кулланып караганчы, башта яхшылап уйлагыз: үз гомереңне куркыныч астына куярга кирәкме икән.
Чынлап та, кирәкме икән соң?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев