Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Янгынга каршы аерым тәртип кертелде

Янгынга каршы аерым тәртип ТР Министрлар Кабинеты карары (№ 242) белән кертелде.

(Тәтеш, 10 апрель, «Тәтеш таңнары»).  Республикада 10 апрельдән 17 майга кадәр янгын чыгу куркынычына дучар булган урыннарда пиротехник әйберләр куллану, шул исәптән дача участогында мангал булудан тыш ачык утта ризык әзерләү, урманнарда, бакчачылык һәм яшелчәчелек берләшмәләре территорияләрендә, урман кишәрлекләре белән чиктәш урнашкан балалар ялы һәм аларны сәламәтләндерү оешмалары, икътисад объектлары, сәламәтләндерү оешмалары, шулай ук урман- парк зоналары, торфлы участокларда һәм урман киңлекләрен чикләүче ачык территорияләрдә корыган үләннәрне һәм чүп- чарны ягуга катгый тыю кертелә.

Янгынга каршы аерым тәртип ТР Министрлар Кабинеты карары (№ 242) белән кертелде. Әлеге вакыт эчендә янгын куркынычсызлыгын бозган өчен штраф күләме ике тапкырга
арта.
Гражданнарга 2дән 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 15тән 30 мең сумга кадәр, юридик затларга – 200дән 400 мең сумга кадәр, дип хәбәр итә Тәтеш районының янгын
күзәтчелеге өлкән инспекторы Денис Сафиуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев