Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Яратып үстерелгән

    Татарстан Республикасы буенча Россия пенсионерлар Берлегенең җирле бүлек тарафыннан оештырылган чәчәкләр үстерү бәйгесендә шәһәрдә яшәүчеләр дә, шулай ук авыл кешеләре дә актив катнашты.

     (Тәтеш, 24 август, "Тәтеш таңнары"). Олы Тормы һәм Олы Шәмәк авыл җирлекләрендә яшәүчеләр – яңа катнашучылар. Бәйге комиссиясенә алар үзләренең үзенчәлекле итеп ясалган чәчәклекләрен һәм клумбаларын күрсәттеләр. Бәйгедә катнашучыларның йорт яны территориясендә матур чәчәкләр композициясе булдырылган, анда розалар, лилия, флокс, бакра, бәрхет һәм сальвияләр күңел биреп һәм яратып үстерелгән. Бәйгедә катнашырга теләге булучылар агымдагы елның август ахырына кадәр гариза бирергә ашыгыгыз. 

    Фотоматериалларны РПФның Тәтеш районы Идарәсенә флеш-туплагычларда бирергә яки 013380-0801@013.pfr.ru электрон почтасына җибәрергә мөмкин. 

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: