Ярдан ерак йөзмәгез, таныш түгел урыннарда коенмагыз
Җәмгыять

Ярдан ерак йөзмәгез, таныш түгел урыннарда коенмагыз

Бу көннәрдә Татарстанда аномаль эссе һава  торышы урнашты, һәм күпләре коену сезонын вакытыннан алда ачып җибәрде.

(Тәтеш, 24 май, "Тәтеш танңары"). 

– Безнең районның күп кенә кешеләре, коену сезонының рәсми башлануын көтеп тормыйча, әлеге максатлар өчен яраклы булмаган сулыклар янында ял итәләр һәм коеналар. Мондый сулыкларның төбе тикшерелмәгән, тирәнлеге һәм аларның үзенчәлекләре билгеле түгел. Кагыйдә буларак, мондый ял зоналары табигый рәвештә барлыкка килә һәм ял итүчеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра, – дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ ДИ ГИМС үзәгенең Кама Тамагы инспекторлык участогы җитәкчесе Алексей Ананьев.

– Кабул ителгән профилактик чараларга карамастан, республиканың су объектларында оператив хәлләр бик киеренке кала, – дип хәбәр итә Кама Тамагы ГИМС инспекторлык участогы дәүләт инспекторы Нияз Нуриев. – Шулай итеп, ТРда 11 – 14 май көннәрендә җиһазландырылмаган урыннарда су коену нәтиҗәсендә 2 кеше һәлак булды, 3 кеше коткарылды, шул исәптән 17 яшьлек яшүсмер. Ел башыннан бирле республиканың су объектларында 8 кеше үлде, шул исәптән 1 бала, 7 кеше коткарылды.

Су коену вакытында гади генә үз-үзеңне тоту кагый­дәләре күңелсезлекләрне бул­дырмаска ярдәм итәчәк:
– ашаганнан соң 1,5 – 2 сәгатьтән дә иртәрәк коенырга ­ярамый;
– ачык сулыкларда су температурасы +15 °С-тан да түбәнрәк булганда йөзү белән шөгыльләнергә киңәш ителми, кинәт аңны югалтырга һәм салкын шоктан үләргә мөмкин;
– таныш булмаган урыннарда чумарга ярамый – су төбендә баткан бүрәнәләр, ташлар булырга мөмкин;
– бу максатларга яраклаштырылмаган көймәләрдән, катерлардан, причаллардан һәм башка корылмалардан суга сикерергә ярамый; моның өчен билгеләнгән урыннарда гына коенырга кирәк;
– ярдан еракка, куркынычсыз зона чикләрен билгеләүче буйка артына йөзеп чыгарга ярамый;
– сазлыклы, суүсемнәр үскән урыннарда коенырга ярамый;
– акрынлап салкын суга җай­лашмыйча, тиз арада суга чумарга, кояш ванналары, йөгерү, уеннардан соң суга керергә ­ярамый;
– исерек хәлдә суга керү һәм коену катгый тыела;
– тутырылган матрацларда, уенчыкларда, автомобиль камераларында йөзәргә ярамый, алар төзексез булырга, ертылырга мөмкин. Моннан тыш, хәтта көчле җил дә аларны ярдан еракка алып китәргә сәләтле;
– суда шукланырга, дус­ларыңны башы белән суга чумдырырга ярамый. Әгәр сез иптәшегез янына су астыннан йөзеп килеп, кискен рәвештә аның аягыннан тартсагыз, ә ул бу мизгелдә  сулыш алса, ул суга егылып тончыгырга мөмкин;
– хафага бирелеп ялганлап кычкырырга ярамый.


Нет комментариев