Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ярдәмчелләр

Келәштә киң күңелле, мәрхәмәтле кешеләр шактый.

(Тәтеш, 25 октябрь, Тәтеш таңнары). Гөлчәчәк һәм Рәшит Галимовлар – шундыйлардан. Алар авыл тормышындагы барлык чарада актив катнашып, һәрдаим булышлык­ларын күр­сәтәләр. Әлеге гаилә барлык авылдашларын чакырып, чишмәбез янындагы мәйданда Корбан мәҗлесе оештырды. Ак яулыклы әби, апалар, тү­бә­тәй­ле бабай, абыйлар, күңелләр­дә изге теләк белән мәҗлескә атладылар. Казаннарда шулпа, чуенда телең йотарлык пылау пеште, аны Рузалия Нотфуллина бик тәмле итеп әзерләде. 

Авылда йөри алмаган әби-бабайлар да игътибардан читтә калмады. Аларны машина белән алып төштеләр, рәхмәт үзләренә.

Мәҗлесне авыл имамы Фәһим хәзрәт Галимов изге догадан башлап җибәрде һәм бабайлар дәвам итте.
Чылтыр-чылтыр итеп чишмә ага,
Ерак китә аның сулары.
Картлар әйткән “Тәкъбир” догалары,
Күңелләрдә кала сихри моңнары.

Авылда мәчет, мәдрә­сәбез үз эшен дәвам итә. Мөслимәләр “Ак калфак” җирле бүлекчәсе белән берлектә җә­мә­гать эшләрендә актив ­катнаша.

Галимовларга килгәндә, гаилә башлыгы Рәшит Равил улы турында әйтми калдырсак, язмамның чын асылы ачылып та бетмәстер кебек тое­ла. Әйе, ул авылыбызның ихтирамга лаек кешесе. Чөнки аның игелекле гамәлләрен санап бетергесез. “Каш кизләве”н ачуда, яңа һәм иске зиратны коймалап алуда беренчеләрдән булып башлап йөрүчеләрнең берсе. Үлем-җитем булганда кирәк әйберләр белән тәэмин итүче, хәтта зарурилык туганда районнан табиб язуларын алып кайтып бирүче дә, һәм мәдәният йортында безне күңелле ял иттерүче дә алар гаиләсе. Галимовлар икесе дә мәчет-мәдрәсә белән тыгыз элемтәдә булып, ярдәм итеп яшиләр. Мондый гаиләләр җирлектә күбрәк булсын иде. 


Мөслимәләр оешмасы исеменнән, мөгаллимә, хезмәт ветераны Ркия Хисамиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев