Тәтешнең спорт мәктәбе шәкертләре йөзү буенча Халыкара балалар ачык турнирында катнашты.
Константин Привалов берьюлы биш медаль: аркада 50, 100 һәм 200 метр ераклыкка йөзүдә – алтын, баттерфляй төрендә 50 һәм 100 метр ераклыкка йөзүдә көмеш медаль яулады. Данил Грошев ирекле стильдә 200 метр ераклыкка йөзүдә бишенче урынны алып, яхшы нәтиҗә күрсәтте. Яшьләрнең тренеры – Эльмира Мөхәммәтҗанова.
Нет комментариев