Төп канунда кешеләрнең хезмәтен хөрмәтләү гарантияләнүен һәм хезмәт кешеләренең хокуклары яклануын беркетү тәкъдим ителгән.
(Тәтеш, 13 апрель, “Тәтеш таңнары”). Хезмәт кешеләренә хөрмәт гарантияләнүен канунга беркетү зур әһәмияткә ия, чөнки хезмәт куючы гражданнар илнең икътисадының тоткасы булып тора. “Татар-информ” агентлыгына Яшел Үзәннең Горький исемендәге судно төзү заводы генераль директоры Александр Карпов шул хактагы фикерен җиткергән.
“Хезмәт кешесе – икътисадның тоткасы. Матди байлыкларны җитештерүче кешеләр юк икән, берни дә булмаячак дигән сүз. Шуңа да моны Конституциягә беркетергә кирәк, дип саныйм”, – дигән Александр Карпов.
Конституция төзәтмәләренә Россия Федерациясендә кешеләренең хезмәтен хөрмәт итү һәм аларның хокукларын яклауны булдыруга бәйле пунктлар кертү тәкъдим ителгән. Шулай ук, РФ буенча хезмәткә яраклы кешеләрнең яшәү минимумыннан ким булмаган күләмдә хезмәткә түләүнең минималь күләме гарантияләнә. Шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Әхмәтов төзәтмәләр кертелүгә уңай бәя биргән.
фото:Татар-информ/Владимир Васильев
Нет комментариев