Җәмгыять

Яшәешебезгә яктылык өсти

Районда инвалидлар ункөнлеге узды.

(Тәтеш, 15 декабрь, "Тәтеш таңнары, Сания Сәмигуллина). “Беркөн безгә җирлек башлыгы Әнсар Айзатуллов, мәдәният хезмәткәрләре Миңзифа Галиуллова белән Гүзәл Шәмсетдинова балачактан инвалид улым янына килделәр. Алар ункөнлек барышында гына түгел, бәйрәм саен улымның боек күңеленә шатлык өстәп торалар. Көннең икенче яртысында якташыбыз Фәнил Ибраһимов та күчтәнәчләр калдырып китте. Тормышыбыз җитеш, шөкер, әмма мондый игътибар күрсәтүләре яшәешебездәге җылылыкны арттыра”, – диде Түбән Тарханнан Миңзифа апа Шәмиева.

 


Нет комментариев