Казахстан ССРдан килгән балаларның 1978 елда көчле суыкта Идел ярында калулары хакындагы язмаларыбызга карата җавап сүзләре килү дәвам итә.
(Тәтеш, 1 март, «Тәтеш таннары», Елена КАЛАШНИКОВА). Узган атнада редакциягә тәтешле Александр Зиновьев мөрәҗәгать итте һәм булган вакыйга турында кайбер хәлләрне сөйләде: “Мин ул чакта Тәтеш райбашкарма комитет УАЗигында шофер булып эшли идем, 1978 елның 30 декабрендә кичке биштән соң (төгәл вакытны хәтерләмим, ләкин караңгы иде инде), без Долгая Полянага барырга чыктык. Мин райбашкарма комитет рәисе Рифкать Хисаметдиновны, табиб Магомед Магомаевны, шәфкать туташы Анастасия Юдинаны, кислород һәм медицина җайланмалары илттем. Анда үтеп керерлек түгел иде, безне тракторлар сөйрәтеп бардылар. Кире кайтканда инде иртәнге сәгать дүртләр тирәсе булгандыр. Безнең машина башкаларга караганда җылырак дип саналганлыктан, иң өшенгән балаларны без алып бардык, һәм шулай ук укытучыны да, аның улы Коляны да”.
Александр Алексеевич фаҗигале вакыйганы күргән тагын бер кеше Исмаил Әхмәдуллинга шалтыратуны катгый рәвештә киңәш итте. 1978 ел азагында аңа 24 яшь һәм ул Тәтеш райпосында шофер булып эшләгән. “30 декабрьдә якынча кичке алтылар тирәсендә без Долгая Полянага килеп җиттек. Мин җитәкчеләрне алып бардым, алар арасында начальнигым Фарис Гарифуллин да бар иде. Авылга килдек, сатучыны таптык, ул кибетне ачты. Балаларның өшегән аякларын җылытыр өчен, чиләккә аракы агыза башладык. Аннары гына инде мәктәп укучыларын Тәтешкә алып киттек. Алар толыпларга төрелгәннәр иде, дәшмәделәр, шок хәлендә иделәр”, – дип искә төшерә Исмаил Мингәрәй улы.
Фаҗига булган вакыттан соң кырык ел узган. Әмма тәтешлеләр бу хакта элеккечә үк хәтерлиләр. Күп сандагы җавап сүзләре һәм гәҗиттә, безнең басманың социаль челтәрләрендә бастырылган хәбәрләр – моңа ачык дәлил.
Нет комментариев