Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әйлән-бәйлән уйнадылар

Тәтештәге 1нче урта мәктәптә татарча Яңа ел үткәрелде.

(Тәтеш, 12 гыйнвар, «Тәтеш таннары»).  Тәтештәге 1нче урта мәктәптә татарча Яңа ел үткәрелде.

Бәйрәмчә бизәлгән якты залда балалар чыршы тирәли татар телендә җырлап, әйлән-бәйлән уйнадылар. Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр, тапкырлыкта ярыштылар, табышмаклар чиштеләр, күңел ачтылар ,”Әпипә” көенә тыпырдатып биеп тә алдылар. 3 “А” сыйныф укучылары башкарган татар биюе, 2 “В” укучысы Ралинә Мәүлиханованың чыршы турындагы җыры, 5 “А” сыйныф укучысы Камилә Нәфигыйнаның чыгышлары бәйрәмгә ямь өстәде. Алып баручылар Илнар Бикмуллин белән Эльвира Хөснетдинова балаларны Яңа елның могҗизаларга бай дөньясына чакырдылар, аларга Кыш бабай (Рифат Садриев, 10 “А”), Кар кызы (Ләйсән Мөхәммәтшина, 10 “А”), Яңа ел (Әдилә Җәләлетдинова, 10 “А”), Бүре (Ильяз Гафуров, 7 “Б”), Куян (Алинә Шәрәфетдинова, 7 “Б”), Тылсымчы (Айдар Алимбеков, 9 “Б”) да кушылды. Яңа ел бәйрәме Румия Шәйхетдинова җитәкчелегендәге педагоглар Светлана Гасимова, Рузилә Хәмидуллина, Гөлнур Хәсәнова, Чулпан Садриева, Римма Гомәрова, Гүзәлия Исмәгыйловалар ярдәмендә оештырылды. Бәйрәмдә районның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова, оешма әгъзалары да катнашты. Рима Гомәр кызы балаларны бүләкләр белән дә сөендерде. Балаларга мәктәп директоры Илдар Фаткулловтан, кунак­лардан җылы котлаулар ишетү зур шатлык булды. Татар телендәге мондый чаралар укучылар  күңелендә туган телгә, мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә кызыксыну уятыр дигән өметтә калабыз. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев