– Калкансыман биз эндокрин системаның мөһим органы булып тора. Аның организм эшчәнлеген тиешле дәрәҗәдә тәэмин итүче гормоннары күп процессларны җайга сала. Калкансыман биз авыруларын профилактикалау сәламәтлекне саклар өчен мөһим әһәмияткә ия, – ди Тәтеш үзәк район хастаханәсе табибы Наталья Мазюкина.
(Тәтеш, 24 май, "Тәтеш танңары").
– Калкансыман биз эндокрин системаның мөһим органы булып тора. Аның организм эшчәнлеген тиешле дәрәҗәдә тәэмин итүче гормоннары күп процессларны җайга сала. Калкансыман биз авыруларын профилактикалау сәламәтлекне саклар өчен мөһим әһәмияткә ия, – ди Тәтеш үзәк район хастаханәсе табибы Наталья Мазюкина. – Статистика нигезендә, калкансыман биз чирләренең күпчелеге стресс кичергәннән соң барлыкка килә, шуңа күрә психологик кичерешләрдән мөмкин кадәр читтәрәк торырга кирәк. Стресс ныклыгын булдыру өчен тиешенчә йоклау һәм рух күтәренкелеге булу зарур, аерым алганда, тулысынча ял итәр өчен йокы җитәрлек дәрәҗәдә булырга тиеш. Шулай ук деструктив процесслар калкансыман бизгә инфекцияле чирләр: кискен вируслы инфекцияләр – ОРЗ, ОРВИ, грипп, шулай ук колак, тамак, борын органнарында инфекцияле хроник процессларны кузгатып җибәрә. Шуңа да дөрес туклану, физик активлык, һәрдаим саф һавада йөрү, тәртипкә салынган көндәлек яшәеш иммунитетны арттырырга ярдәм итә. Калкансыман бизнең нормаль эшчәнлегенең мөһим шарты – ризыкта йодның җитәрлек булуында, ул калкансыман биз гормоннарын җитештерү өчен кирәк. Үзегезнең сәламәтлекне саклагыз!
Нет комментариев