Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Йолдызнамә: Июнь 2020

Җәйнең беренче аеннан киңәшләр: якыннарыгызга елмаю бүләк ­итегез!

 (Тәтеш, 7 июнь, "Тәтеш таңнары").

Кучкарлар. Июнь ае абруйны ныгыту, кайдадыр бару өчен бик кулай вакыт. Иҗади сәләтегез уңышка китерәчәк. До­кументлар тутыру, хез­мәтләрне язып кую кебек, зиһен хезмәте белән шөгыльләнүчеләр өчен бу бик яхшы вакыт.
Үгезбозаулар. Әгәр дә ай башында хезмәт өлкәсендә нәрсә дә булса эшләргә уйласагыз, белеп торыгыз, сезнең карарларыгыз бик тә мөһим булып чыгарга мөмкин. 
Игезәкләр. Әгәр нәрсәне дә булса үзгәртергә уйласагыз – бу иң яхшы вакыт. Элекке эшләрегезне ­тыныч кына төгәлләгез һәм киләчәккә ышаныч ­белән карагыз. 
Кыслалар. Сезне үзгә­реш­ләр һәм күңелле яңалыклар көтә. Дусларыгыз, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз белән аралашу, яраткан шөгылегез сөендерәчәк. 
Арысланнар. Өйрәнү курсларын, һөнәри уку, мөстәкыйль рәвештә белем алуны башлар өчен кулай вакыт. Алган белемнәрегезнең тормышта кирәге чыгачак. 
Кызлар. Дусларыгыз ярдәмендә сез тормышыгызны кирәкле юнәлешкә бора аласыз. Зур һәм кечкенә әйберләр сатып алыр өчен яхшы вакыт. 
Үлчәүләр. Килеп туган хәлләр шәхси инициативаларны алга җибәрергә йогынты ясар. Сез сайлаган эшегездә үз көчегезне сынап карый аласыз. Сәламәт­легегезне кайгыртыгыз. 
Чаяннар. Рух күтәрен­ке­леген, яхшы кәефне сакларга тырышы­гыз. Кискен тәкъдимнәрдән, хәтта алар дуслардан килеп ирешсә дә, тоткарлану хәерлерәк. Яңа эшләр башларга киңәш ителми.
Укчылар. Хезмәт эшчән­леге өчен уңышлы вакыт. Яңа танышулар сезгә файдага булачак. Гаилә проб­лемаларына чиктән тыш дикъкать белән ­карагыз. 
Кәҗәмөгезләр. Мөһим карарлар кабул итү, үз тормышыгызда нәрсәнедер төптән үзгәртү киңәш ителми. Әлеге вакытта көндәлек һәм гадәти эшләр белән шөгыльләнү хәерлерәк. Сәламәтлекне ныгытуга корылган барлык ­прог­раммалар хуплана.
Сукоярлар. Шәхси тормыштагы хәлләр төрле төсләрне хәтерләтәчәк: йә кара, йә ак. Соңгысы, әйтергә кирәк, июньнең икенче яртысында шактый күбрәк булачак.  
Балыклар. Авырлыкларга үзегездән көчлерәк булырга мөмкинлек бирмәгез, яхшы кәеф һәм тынычлык – максатка ирешү өчен иң яхшы әйбер икәнлеген исегездә тотыгыз. Июньдә балык­ларның финанс хәле тот­рыклы булачак.      


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев