«Йөрәкне җыр белән тулыландырыйк»
Килдеш авыл мәдәният йорты хәбәр итә
(Тәтеш, 15 декабрь, "Тәтеш таңнары). Килдеш мәдәният йорты сәхнәсендә, инвалидлар декадасы кысаларында, Тәтеш район мәдәният йортының сугыш һәм хезмәт ветераннары халык хоры «Йөрәкне җыр белән тулыландырыйк» дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясады.
Программада хәрби, лирик һәм дәртле җырлар яңгырады.
Хорда катнашучылар төрле милләт телләрендә музыкаль номерлар башкардылар. Авыл халкы һәр иҗади номерны җылы кабул иттеләр.
Килдеш авыл җирлеге башлыгы Виктор Семенович Исаев хорда катнашучыларга яхшы концерт өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев